ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан операторы Айдар Шәрипов Сан-Себастьян халыкара кинофестивалендә катнаша

26 август 2019, 10:45 , Фото: Рамиль Гали/архив

Казан операторы Айдар Шәрипов Сан-Себастьян халыкара кинофестивалендә катнаша San Sebastian International Film Festival – дөньядагы иң дәрәҗәле кинофестивальләрнең берсе.

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар егете Айдар Шәрипов баш оператор буларак төшерелгән казах фильмы Сан-Себастьян халыкара кинофестивалендә катнаша. Бу хакта «Татар-информ»га Айдар Шәрипов үзе хәбәр итә.

«Адилхан Ержановның «Черный, черный человек» фильмын төшереп бетердек. Аның премьерасы Сан-Себастьян халыкара кинофестивалендә булачак. Бөтен төшерү төркемебез белән Испаниягә кинофестивальгә җыенабыз», - ди Айдар Шәрипов.

  • Айдар Шәрипов – Казан егете, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Адилхан Ержановның «Ласковое безразличие мира» фильмында баш оператор иде. Фильм Канн кинофестивалендә катнашты, Казан кинофестиваленең гран-приына ия булды. Казанда фильмны Айдар Шәрипов тәкъдим итте.
  • San Sebastian International Film Festival – дөньядагы иң дәрәҗәле кинофестивальләрнең берсе. Быел 20 – 28 сентябрь көннәрендә үтә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10