ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Тихвин гыйбадәтханәсенә яңа настоятель билгеләнде

26 август 2019, 10:01 , Фото: tuganaylar.ru

Тихвин гыйбадәтханәсенә яңа настоятель билгеләнде Кичә Тихвин чиркәвендә яңа настоятельне тәкъдим иттеләр.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Указы белән Тихвин чиркәве настоятеле итеп дин фәннәре докторы, Казан дини семинариясе ректорының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы һәм гыйльми секретаре протоиерей Алексей Колчерин билгеләнде. Бу хакта "Туганайлар" сайтында хәбәр ителә.

Тихвин чиркәвендә мәхәллә кешеләре җыелышы узды, анда яңа рухани белән танышу һәм мәхәллә алдында торган бурычлар турында сөйләшү булды.

Алексей атакай настоятель эшен укытучы һәм фәнни эшчәнлек белән бергә алып барачак, диелә хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10