ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тәтеш интернат-йортында "Мобиль китапханә"дән татарча китапларны күбрәк алалар

26 август 2019, 09:37

Авыл китапханәчесе атна саен пенсионерларга кызыклы китаплар турында сөйли.

(Казан, 26 август, "Татар-информ"). Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның ялын оештыруда «Мобиль китапханә» технологиясе кулланыла. Биредә татарча китапларны күбрәк укыйлар. Бу  турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Атна саен авыл китапханәчесе пенсионерлар өчен кызыклы китаплар белән очрашу оештыра.

Шушы көннәрдә «Татар китап нәшрияты – 100 ел» акциясе кысаларында китапханәче Елена Погодина «Русский-татарский разговорник» китабы авторы Зиннур Сәитов белән очрашкан.

Зиннур абый үзенең иҗади эшчәнлеге турында сөйләде, аның үткән педагогик хезмәтенә карата зур кызыксыну һәм хөрмәт күрсәтүенә бик шатланды. Бүгенге көндә ул, интернатта яшәүче башка китап сөючеләр кебек үк, татар телендә әсәрләр укырга ярата, диелә хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10