ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яшел Үзәндә 65 яшьтән өлкән кешеләрне хастаханәгә илтү хезмәте оештырылды

26 август 2019, 09:00 , Фото: yashel-uzan.ru/

Яшел Үзәндә 65 яшьтән өлкән кешеләрне хастаханәгә илтү хезмәте оештырылды Алар диспансер күзәтүе һәм скрининг тикшерүләр үткәрә, онкологик авыруларны ачыклый, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтә.

(Яшел Үзән, 26 август, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзән авылларында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына илтү хезмәте оештырылды. Бу турыда Яшел Үзән муниципаль берәмлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чара  "Өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм гамәлгә кую" һәм "Демография"проектларын тормышка ашыру кысаларында башкарыла. "Рәхәт" социаль ярдәм күрсәтү үзәге Яшел Үзән медицина хезмәткәрләре белән берлектә бу эшне башкарып чыга.

Алар диспансер күзәтүе һәм скрининг тикшерүләр үткәрә, онкологик авыруларны ачыклый, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтә, ихтыяҗ булганда планлы госпитализация үткәрә.

Мәсәлән, Мулла Иле авылында көн күрүче пенсионерларны Нурлат район хастаханәсенә, ә Олы Карагуҗа авылыннан өлкән яшьтәге кешеләрне Большие Ключи табиблык амбулаториясенә алып килгәннәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10