ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Кайбыч мәктәпләренең әзерлеген махсус комиссия тикшерде

26 август 2019, 06:00 , Фото: kaibicy.ru/

Кайбыч мәктәпләренең әзерлеген махсус комиссия тикшерде Мәктәпләр территориясенең төзеклеге, яктыртылуы, балалар һәм спорт мәйданчыкларының җиһазланышы исәпкә алынды.

(Кайбыч, 26 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Кайбыч районындагы барлык мәктәпләр дә яңа уку елына әзер. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова җитәкчелегендәге комиссия, мәктәпләрне, балалар бакчаларын карап чыкканнан соң, шундый нәтиҗәгә килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәктәпләр территориясенең төзеклеге, яктыртылуы, балалар һәм спорт мәйданчыкларының җиһазланышы, укыту-тәҗрибә участокларыннан ни дәрәҗәдә нәтиҗәле файдаланулары исәпкә алынды.

Балаларның иминлеген саклауга юнәлдерелгән чараларга – видеокүзәтү камералары, куркынычсызлык сигнализациясе, янгын сүндерү кирәк-яраклары белән тәэмин ителешкә аерым игътибар бирелде.

Комиссия мәктәп, балалар бакчаларындагы бөтен бүлмәләргә дә – класс, уен бүлмәләренә, спортзалга, ашханәгә дә керде, подвалга кадәр карады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10