ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районының юкка чыккан Саклык авылы турында китап тәкъдим иттеләр

26 август 2019, 00:00 , Фото: Фирдәвес Габдуллина

Чирмешән районының юкка чыккан Саклык авылы турында китап тәкъдим иттеләр Аның халкы, нигездә, Бөгелмә шәһәренә, Әлмәтнең Урсалы бистәсенә күченгән.

(Чирмешән, 26 август, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Чирмешән районының Саклык авылы тарихына багышлап язылган китапны тәкъдим итү чарасы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

1926 елда нигез салынып, 1978 елда таралган, Кармыш, Яшәүче авыллары уңаендагы авыл ул – Саклык. Аның халкы, нигездә, Бөгелмә шәһәренә, Әлмәтнең Урсалы бистәсенә күченгән. Саклыклылар Яшәүче авылында да бар.

 

"Бу авыл турында китапны тәкъдим итү бәйрәме башланыр алдыннан, Саклыктан Яшәүче авылына күчеп яшәгән, мәрхүмә Хәят апа Хәбибуллина балалары әниләре йортында аш мәҗлесе үткәрделәр", - диде Кармыш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Дания Минебаева.

Яңа китапны бик күп алдылар. Ахырдан исә табын көйләп, барлык кунакларны учак утында пешерелгән пылау, самавыр чәе белән сыйладылар.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10