ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмарада яшәүчеләр спорт мәйданчыгы һәм ут куюны сорады

25 август 2019, 19:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмарада яшәүчеләр спорт мәйданчыгы һәм ут куюны сорады Аларны Татарстан дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм башкалар тыңлады.

(Кукмара, 24 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада "Безнең ишегалды" проекты кысаларында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар дәвам итә. Анда катнашучылар спорт, балалар мәйданчыгы, яшел зона, эскәмияләр һәм ут куюны сорады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кукмаралыларны Татарстан дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм башкалар тыңлады.

"Өч ел эчендә барлык күпфатирлы йортларның ишегаллары тәртипкә китереләчәк. Проектка 50 млрд сум акча бүленеп бирелә", - диде Римма Атласовна.

Очрашу әңгәмә формасынла узды. Һәркем үзенең фикерен җиткереп, кызыксындырган сорауларын бирде. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10