ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан Кремле беренче тапкыр милли костюм фестивален кабул итә

25 август 2019, 17:10

Чара WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык чемпионатының мәдәни программасы кысаларында узачак.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Сишәмбе көнне, 27 августта, Казан Кремлендә беренче тапкыр милли костюм фестивале узачак. Бу хакта Ислам мәдәнияте музее матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының мәдәни программасы кысаларында узачак. Фестивальнең төп сәхнәсендә кунакларны төрле студияләрнең тегүчеләр һәм осталары әзерләгән костюмнар һәм баш киемнәрен тәкъдим итүче модельләр чыгышлары көтә.

Татарстан халыклары костюмын Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәхнә образларында һәм программаларында тәкъдим итәчәк. Коллектив фестивальнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Тамашачы беренче тапкыр Карелиянең танылган коллективы – «Кантеле» милли җыр һәм бию ансамбле белән уртак программаны күрәчәк. Программаны Халыклар дуслыгы йорты коллективлары дәвам итәчәк. Татар, рус, украин, белорус биюләре һәм Идел буе халыкларының биюләре белән балалар коллективлары да чыгыш ясаячак.

Анда декоратив-гамәли сәнгать һәм милли бизәнү әйберләре, аяк киеме, чигелгән сөлгеләр, күн мозаикасы техникасында эшләнгән сумкалар һәм сәйләннәр белән чигелгән түбәтәй һәм калфак, башка аксессуарлар тәкъдим ителәчәк. Барлык теләүчеләр үзләрен иҗади мастер-классларда сынап карый алачак. Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы калфак ясау буенча дәрес үткәрәчәк.

Фестиваль көн уртасында башлана. Анда керү Һәркем өчен ирекле булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10