ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда ирланд делегаты: WorldSkills мөһимлеге турында күпсанлы кунаклар сөйли

25 август 2019, 15:45 , Фото: Михаил Захаров

Казанда ирланд делегаты: WorldSkills мөһимлеге турында күпсанлы кунаклар сөйли
 Татарстан башкаласына эшлекле программада һәм ярышларда катнашу өчен 63 илдән вәкилләр килде.

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыруның мөһимлеген Татарстан башкаласына килгән күпсанлы тамашачылар һәм катнашучылар раслый. Ирландия Республикасының һөнәри әзерлек һәм күнекмәләр министры Джон Холлиган «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты белән сөйләшкәндә әнә шундый фикер белдерде.

«Чемпионат искиткеч оештырылган. Мондый ярышларның аеруча мөһим булуын Казанга килгән күпсанлы тамашачылар, сәясәтчеләр һәм конкурсантлар раслый», - диде ул.

  • Татарстан башкаласында 22-27 нче август көннәрендә WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләренең дөнья чемпионаты уза. 56 компетенция буенча ярышларда 63 илдән 1,3 меңнән артык профессионал катнаша. Моннан тыш, чара кысаларында эшлекле программа һәм Халыкара министрлар саммиты оештырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10