ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

25 август 2019, 14:00 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Республика территориясендә төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 августта, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, урыны белән төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә кайбер урыннарда, барыннан да элек, республиканың төньяк-көнбатышында, бераз яңгырлар булырга мөмкин. Көндез явым-төшем көтелми. Төнлә термометр баганалары +7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +15...+20 градуска кадәр җылыначак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10