ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан табиблары биш айлык баланың баш миеннән зур шеш алган

25 август 2019, 13:17

Операция үткәрү шешнең сул аякларның хәрәкәте өчен җавап бирүче зонада урнашуы белән катлаулы булган.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары биш айлык баланың баш миеннән зур шеш алган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Операция үткәрү баш миенең уң ярымшарына таралган шешнең сул кул һәм сул аяк хәрәкәте өчен җавап бирүче зонада урнашуы белән катлаулы була. Ул бала әнисе карынында булганда формалаша. Балаларда баш миендә тумыштан килгән шешләр – сирәк күренеш.

Табиблар операция ясарга карар кыла. Аны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар нейрохирургы, Балалар республика клиник хастаханәсе нейрохирургия бүлеге мөдире, югары категорияле табиб – балалар нейрохирургы, медицина фәннәре кандидаты Владимир Иванов башкарды.

«Операциягә әзерлек вакытында дозалап Оммайя резервуары (баш миенә дару препаратларын кертү өчен җайланма - Т-и иск.) һәм сыеклык компоненты акрынлап ун көн эчендә бетерелде. Шеш күләме кимегәч, пациент операциягә алынды», - диделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Зур микрохирургия тыкшынуы барышында шеш радикаль рәвештә бетерелде. Хәзер бала операциядән соң дәвалана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10