ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills командасы укучыларга Россия флагы рәвешендәге торт бүләк итте

25 август 2019, 12:21 , Фото: worldskills.ru

WorldSkills командасы укучыларга Россия флагы рәвешендәге торт бүләк итте Казандагы 23нче татар-рус лицеенда очрашу «Бер мәктәп - бер ил» программасы кысаларында оештырылды.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). «Бер мәктәп – бер ил» (One School – One Country) программасы кысаларында WorldSkills милли җыелма командасы әгъзалары Казанның 23нче татар-рус лицеенда булдылар һәм укучыларга Россия флагы рәвешендәге 15 килограммлы торт бүләк иттеләр. Бу хакта WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чемпионат ачылышының Россия Дәүләт флагы көненә туры килүе бик шәп. Без үз җыелма командабыз белән горурланабыз. Безнең өчен иң шатлыклы мизгелләр – чемпионатларда Россия җиңүчеләрен игълан итү», – диде лицей укучылары алдында чыгыш ясаганда «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов.

Лицей очраклы гына сайлап алынмаган. Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче бу мәгариф учреждениесенең һөнәри юнәлеш бирүче остаханәләре бар, аларның продукциясен кунакларга күрсәттеләр. Соңыннан конкурсантлар өчен балалар әзерләгән концерт булды.

Җыелма команда әгъзалары үз казанышлары турында сөйләделәр һәм укучылар өчен Россия флагы һәм WorldSkills хәрәкәте тарихын белү буенча викторина үткәрделәр. Лицей укучылары ике фәнне дә яхшы белүләрен күрсәттеләр һәм «Кондитер эше» компетенциясендә һөнәри осталык буенча чемпионатта катнашучылар ясаган тортны лаеклы бүләк дип таптылар.

  • «Бер мәктәп – бер ил» белем бирү программасы кысаларында WorldSkills милли җыелма командалары катнашучыларының Казан һәм Лаеш районының 58 белем бирү учреждениесе укучылары белән очрашулары планлаштырылган.
  • Татарстан башкаласында 22-27 нче август көннәрендә WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләренең 45нче дөнья чемпионаты уза. 56 компетенция буенча ярышларда 63 илдән 1,3 меңнән артык профессионал катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10