ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә WorldSkills күнекмәләренә 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә өйрәнә ала

25 август 2019, 12:00 , Фото: архив

Россиядә WorldSkills күнекмәләренә 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә өйрәнә ала “Профессиональ күнекмәләр уңыш чарасы булып тора”, – ди РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле.

(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 50 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр WorldSkills стандартлары буенча яңа күнекмәләр ала. Бу хакта РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының эшлекле программасының йомгаклау пленар утырышында белдерде.

“Россиядә 50 яшьләре тулган кешеләр өчен WorldSkills күнекмәләрен яраклаштырырлык кызыклы инициатива бар”, – диде Дмитрий Песков. Ул профессиональ күнекмәләрне уңыш чарасы дип атады, шулай ук гомер буе белем алуның кирәклеге турында белдерде.

Чемпионатның беренче көннәрендә Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, WorldSkills Kazan-2019 чемпионатын оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова эшче һөнәрләрнең Россия пенсионерлары арасында популярлашуы турында сөйләгән иде. WorldSkills стандартлары буенча квалификацияне күтәрүне илнең 50 яшьтән өлкәнрәк 17 меңнән артык кешесе узган.

  • Утырыш “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Казан “WorldSkills” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын кабул итә. WorldSkills Kazan 2019 – Халыкара хәрәкәтнең безнең ил территориясендә узган беренче чарасы. Казанда чемпионат 27 августка кадәр дәвам итәчәк. WorldSkills чемпионатына 56 компетенция буенча көч сынашырга 63 ил һәм регионнан 1300 дән артык катнашучы килгән. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10