ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Аксубай районында 2 мең гектарга якын мәйданда көзге чәчү эшләре тәмамланган

25 август 2019, 05:00 , Фото: aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/kzge-chch-bashlan

Аксубай районында 2 мең гектарга якын мәйданда көзге чәчү эшләре тәмамланган Быел район аграрчыларына 17 мең ярымга якын гектарда көзге культуралар чәчү йөкләнгән.

(Аксубай, 25 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Август аеның икенче ункөнлеге якынлашканда Аксубай районы кырларына чәчү агрегатлары чыкты. Бүгенге көнгә 2000 гектарга якын мәйданда көзге чәчү эшләре тәмамланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел район аграрчыларына 17 мең ярымга якын гектарда көзге культуралар чәчү йөкләнгән.  «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторлары чәчү эшләрен кызу темпларда алып баралар.

Бу хуҗалыкта көзге культуралар иң зур мәйдан – биш мең ярым гектар биләячәк. Кыр хезмәтчәннәре санаулы көннәр эчендә бу агрочараны 900 гектарга якын мәйданда үткәргәннәр. «Аксу Агро» ҖЧҖ чәчү агрегатлары да эшне ипле алып баралар.

Бу хуҗалыкта бүгенге көнгә көзге культуралар 500 гектардан артык мәйданга чәчелгән. «Аксубай» АФ хезмәтчәннәре дә чәчү эшләре темпын арттыралар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10