ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Җәлилчеләрне искә алу мәрасимендә быел “Хәтер дозоры” катнаша

25 август 2019, 09:06

Җәлилчеләрне искә алу мәрасимендә быел “Хәтер дозоры” катнаша Муса Җәлилне һәм аның көрәштәш дусларын искә алу мәрасиме 1 нче Май мәйданында 25 августта 12.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 25 август, “Татар-информ”). Быел Җәлилчеләрне искә алу мәрасимендә беренче мәртәбә “Хәтер дозоры” катнаша. Бу хакта оештыручыларның берсе булып торган Татар китабы йорты хәбәр итә.

Мәрасим быел “75 ел элек. Без туганчы...” дип атала. Анда Казан театрлары актерлары һәм театр училищесы студентлары, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары, музыкантлары, җырчылары, шагыйрьләр, язучылар, галимнәр, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова катнаша.

Мәрасимдә “Хәтер дозоры” да катнашачак. “Хәтер дозоры” – милләтебезнең каһарманнарын истә тотарга, киң массаларга таратырга, сакларга кирәк дип исәпләүче яшьләр хәрәкәте. Алар арасында министрлык һәм ведомство вәкилләре дә, популяр татар блогерлары да, актерлар, журналистлар, музыкантлар да бар.

  • “Хәтер дозоры” тәүлек дәвамында социаль челтәрләрдә дә татар халкының 11 каһарманы турында мәгълүмат таратачак: һәр дозорчы бер җәлилче белән таныштыра.

Муса Җәлилне һәм аның көрәштәш дусларын искә алу мәрасиме Казанның 1 нче Май мәйданында 25 августта 12.00 сәгатьтә башлана.

Чараны "Татар-информ" онлайн күрсәтә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10