ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада Мәңгелек ут вакытлыча бүтән урынга күчерелде

24 август 2019, 22:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/news/746/79343/

Түбән Камада Мәңгелек ут вакытлыча бүтән урынга күчерелде Монумент өчен изге ут Волгоградтан Мамай курганыннан кайтартылган.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Түбән Камада Җиңү монументын төзекләндерү эшләре бара. Шул сәбәпле, биредәге Мәңгелек ут вакытлыча бүтән урынга күчерелде.Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

 

Билгеле булганча, монумент өчен изге ут Волгоградтан Мамай курганыннан кайтартылган. Аны вакытлыча күчерү тантанасында шәһәр халкы, кадетлар һәм яшь армиячеләр катнашты.

«Бу - Җиңү символы, безнең хәтер, ныклык һәм команда рухы билгесе, - дип мөрәҗәгать итте яшьләргә ветераннар Советы рәисе Григорий Китанов. - Без моны истә тотарга тиеш».

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10