ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Туймазы театры артисты Шәехзадә Бабич премиясенә дәгъва итә

24 август 2019, 16:05

Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт премиясе яшь Башкортстан Республикасы үсеше өчен өлеш керткән иҗат кешеләренә бирелә.

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туймазы татар дәүләт драма театры артисты Руслан Башкортстанның Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясенә дәгъва итә. Номинантлар исемлеге турында "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Яшьләр премиясенә әдәбият өлкәсеннән ике кеше, сәнгать өлкәсеннән 18 кеше дәгъва итә. Алар арасында республиканың төрле театрлары, филармония, концерт оешмалары, киностудия күрсәткән кандидатуралар.

  • Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт премиясе яшь Башкортстан Республикасы үсеше өчен өлеш керткән язучыларга, рәссамнарга, артистларга, музыкантларга, архитекторларга һәм режиссерларга бирелә. Премия ике елга бер мәртәбә өч номинантка тапшырыла. Аларның һәркайсы 150 мең сум акчалата премия ала.
  • Татар артисты Руслан Вахитов Башкортстанның Мәчетле районында туган. 2008 елдан бирле Туймазы театрында эшли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10