ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан Кремленең Спас манарасындагы ут тамашасы 10 млн сумга төшкән

24 август 2019, 15:12 , Фото: Михаил Захаров

Казан Кремленең Спас манарасындагы ут тамашасы 10 млн сумга төшкән Кичә генә дә Казан Кремлендә дөнья, ил һәм милли сәнгать әсәрләре проектларын 28 мең кеше күрде.

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Казан Кремленең Спас манарасындагы ут тамашасы 10 млн сумга төшкән, акчаларның күбесе проекция җиһазларын арендалауга киткән. Бу хакта бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

“Бу тамашаның иң кыйммәтле өлеше – проект җиһазларын арендалау. Проекцион җиһазлар шактый күп акча таләп итә. Бөтен проект якынча 10 млн сумга төште һәм шуның 7 миллионы җиһазларны арендалауга, ут чыгымнарына китте. Контент үзе исә күпкә арзанрак иде”, - диде министр.

Ут тамашасы 45 нче WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионатының мәдәни программасына керде. Ул 21-23 август көннәрендә бушлай узды. “Кичә генә дә мәйданчыкта 28 мең кеше җыелган иде. Анда атларга урын да юк иде, минем кызым кичә барып кайтты. Кешеләрнең шулкадәр күп булуы шатландыра”, - дип билгеләп үтте Ирада Әюпова.

Элек Россия Мәдәният министрлыгы, соңрак “Аэрофлот” авиакомпаниясе Казан Кремленең Ак таш диварларын зур экран урынына кулланган. Хәзер Татарстан Мәдәният министрлыгы проекцион җиһазлар сатып алу һәм Спас манарасында мөстәкыйль рәвештә ут тамашасы оештыру турында уйланган.

“Бу сезонның үзенчәлеге шунда ки, белгечләр чакырылмаган. Аны эшләүчеләр – безнең егетләр, алар маппинг, проекцион шоу ясадылар. Ул безнең республика тарихы турында сөйләде. Анда Бөек Ватан сугышы еллары да, бай тарихи-мәдәни мирасыбыз да чагылдырылган иде. Шулай ук Бакый Урманче, Фешинның эшләрен күрергә мөмкин иде”, - дип тә өстәде Ирада Әюпова.

  • Узган елларда Казанда Шәһәр көнен үткәрү 10 млн сумга төшкән иде. 2019 елда шәһәр шундый ук сумманы тотарга планлаштыра.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10