ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ирада Әюпова Нурбәк Батулланың үз канына буялып биюен тормыш мисалы итеп китерде

24 август 2019, 14:50 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Ирада Әюпова Нурбәк Батулланың үз канына буялып биюен тормыш мисалы итеп китерде “Сез кан агуыннан куркасыз, ул сезне туктата. Тик бер-берегезне яралаганда, ә бит күп кенә күңел яралары төзәлми, сез бу хакта уйламыйсыз”, - диде ул.

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткән матбугат конференциясендә биюче, “Дәрдмәнд” хореографик спектакленең төп артисты Нурбәк Батулланың үз канына буялып биюе турында фикерен әйтте.

“Әхлакый җирәнүчәнлек” дигән бик кызыклы төшенчә бар. Бездә физиологик җирәнүчәнлек мәсьәләсендә планка югарырак. Без ешрак кул юабыз, безнең шәхси гигиена – ул көндәлек атрибут. Ә менә рухи, әхлакый җирәнүчәнлек мәсьәләсенә килгәндә, монда планка аска тәгәри. Мин хәзер бер әйбер әйтәм, гәрчә ул төрлечә кабул ителә алса да”, - дип уйга батырды Ирада Әюпова.

“Күптән түгел безнең яшь авторларыбыз “Дәрдмәнд” спектаклен куйды, Нурбәк Батулла үз канына буялып Дәрдмәндне биеде. Бик күп кешеләр моның визуальләштерелүеннән канәгатьсезлек белдерде. Мин сезгә шуны әйтәм: кеше ярасын һәм кан агуын күрсәгез, сез куркып каласыз, бу сезне туктата. Тик бер-берегезне яралаганда, ә бит күп кенә күңел яралары төзәлми, сез бу хакта уйламыйсыз”, - диде министр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10