ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфага «Көмеш Акбүзат» кинофестиваленә инвалид коляскасындагы актер киләчәк

24 август 2019, 14:12

Фильмда үз көченә ышанычын югалтмаган һәм, хәтта, мәхәббәтен тапкан инвалид кыз турында сөйләнелә.

(Казан, 24 август, Татар-информ»). 24-27 августта Уфада «Көмеш Акбүзат» IV Халыкара кинофестивале узачак. Кинофестивальгә фильм актерының берсе – коляскалы инвалид Таһир Умаров киләчәк. Ул Казахстанның Алма-Ата шәһәре режиссеры Азизҗан Заиров белән бергә «Девушка и море» картинасын тәкъдим итәчәк. Бу турыда кинофестивальне оештыручылар хәбәр итә, дип яза «Башинформ».

«Бу режиссерлар Азизҗан Заиров белән Мөхәмәт Мамырбековның ДЦП диагнозлы инвалидлар җитди рольләрне уйный торган искиткеч фильмы», — диде «Башкортостан» киностудиясе директоры урынбасары Зөһрә Буракаева.

«Девушка и море» нәфис фильмы Башкортстан Мәдәният һәм спорт министрлыгы заказы буенча Ш.Айманов исемендәге «Казахфильм» киностудиясендә төшерелгән.

Социаль кино инвалид балаларның ата-аналары ассоциациясе тәрбиясендәге Динара Шәрипова турында төшерелгән. Фильмда үз көченә ышанычын югалтмаган һәм, хәтта, мәхәббәтен тапкан инвалид кыз турында сөйләнелә. Тамашачыларга кинода физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең нинди проблемалар белән очрашуы күрсәтелә.

Фильмны Алма-Ата шәһәрендә төшергәннәр. Фильмда барлык рольләрне дә диярлек ДЦП диагнозлы һәм үсешендә психик тоткарлык күзәтелгән профессиональ булмаган актерлар башкарган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10