ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан көненең мәдәни программасы «Гасыр бусагасында» дип аталачак

24 август 2019, 12:07 , Фото: Султан Исхаков

Татарстан көненең мәдәни программасы «Гасыр бусагасында» дип аталачак Программаның режиссеры итеп Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм «Шарм» сәнгать үзәге директоры Максим Скалозубов билгеләнде.

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда «Гасыр бусагасында» - «На пороге столетия» дип аталган Республика көненең мәдәни программасы режиссеры итеп Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре һәм «Шарм» сәнгать үзәге директоры Максим Скалозубов билгеләнде. Бу хакта ул «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ өчен биргән интервьюсында сөйләде.

Мәдәни программаның идеясе һәм программасы киләсе елда билгеләп үтеләчәк ТАССРның йөз еллыгы белән бәйле. «Бу безнең тарихның билгеле бер чоры», - дип өстәде Максим Скалозубов.

Режиссер моннан йөз ел элек булган вакыйгаларны искә төшерергә планлаштыра. «Башлангыч чордан алып бүгенге көнгә кадәр безнең республикада булган төп кыйммәтне күзәтү, ә иң мөһим кыйммәт — ул кеше», — диде спикер.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре һәм «Шарм» сәнгать үзәге директоры белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укырга була Видеоны YouTube та «Татар-информ» агентлыгы каналында күрергә мөмкин булачак.

“Татарстан 24” телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карый аласыз.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10