ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Татарстан командасына WorldSkills чемпионатында җиңү теләде

24 август 2019, 11:01 , Фото: кадр из видео

Рөстәм Миңнеханов  Татарстан командасына WorldSkills чемпионатында җиңү теләде Татарстан Президенты Instagram социаль челтәрендә үз битендә чемпионатта катнашучы татарстанлылырның видеовизиткалары белән ролик урнаштырган.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яшь һөнәр осталарына WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында җиңү теләде. Татарстан Президенты Instagram социаль челтәрендә үз битендә чемпионатта катнашучы татарстанлыларның видеовизиткалары белән ролик урнаштырган.

«Бүген #WorldSkillsKazan2019 чемпионатында беренче ярышлар көне. Татарстан яшьләренә җиңү телим” Уңышлар!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан башкаласында 22-27 нче август көннәрендә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты уза. Анда 63 илдән 1,3 меңнән артык яшь белгеч катнаша, алар 56 компетенциядә көч сынаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10