ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лениногорскида биш катлы йортта яшәүчеләргә шөпшәләр һөҗүм иткән

24 август 2019, 12:21

Коткаручылар шөпшә оясын тапкан һәм аны юк иткән.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Лениногорскида шөпшәләр һөҗүм иткән биш катлы йортта яшәүчеләргә коткаручылар ярдәм иткән. Бу йортка шөпшәләр оялаган һәм кешеләрне чага башлаганнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 15.40 сәгатьтә 112 бердәм номерына Гагарин урамында 19 нчы йортта фатир тәрәзәсе астында шөпшәләр оялавы турында хәбәр килгән. Бөҗәкләр бу йортта яшәүчеләрне тешләгән», – диелгән министрлык хәбәрендә.

Чакыру буенча 7 нче зональ эзләү-коткару отряды килеп, шөпшә оясын тапкан һәм юк иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10