ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозганга 200дән артык карар чыгарылган

24 август 2019, 10:13

Татарстанда 1,6 миллионнан артык квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстанда 2019 ел башыннан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 906 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 9 млн 706 мең сумга 248 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте, дип яза Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 23 августка республикада 1 млн 600,7 мең кв. м торак, ягъни планнан 66 проценты файдалануга тапшырылган.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча 2019 елга гомуми мәйданы 438,3 мең кв. метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 23 августка статистика органнарына 74 йорт - 149 мең кв. метр мәйданлы 2 мең 571 фатир буенча хисап бирелгән.

2019 елга бюджет кысаларында 441 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла (688 млн 490,6 мең сумга). Алар арасында 309 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар да бар. Дәүләт торак фонды белән 185 торак бина сатып алуга килешүләр төзелгән.

Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә килгәндә, 2019 елда 33 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырылган. 23 августка 33 күпбалалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

Моннан тыш, 54 яшь гаиләгә торак алуга субсидия бирү буенча Татарстан Яшьләр министрлыгы белән Татарстан Муниципаль берәмлекләре «Электрон бюджет» дәүләт интеграцияләнгән мәгълүмат системасында электрон килешүләр төзегән.

Шулай ук Ерак Себердән мәҗбүри күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 45 граждан торак белән тәэмин ителәчәк.

Татарстанда күп фатирлы инвестицион торак төзелеше дәвам итә. Төзелеп килүче 58 күп фатирлы инвестицион торак йортларның 42се әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 16 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә тора.

Аз катлы төзелеш программасы буенча республикада планлаштырылган 7 325 йортның 6 082се файдалануга тапшырылган, 1 243 йортны өлгертәсе калган.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елга Татарстан Республикасы бюджетыннан – 2 млрд сум, Россия Федерациясе бюджетыннан 1 млрд 273,3 млн сум бүлеп бирелгән. Гомуми сумма 3 млрд 273,3 млн сум тәшкил итә.

Җәмәгать киңлекләренең 54 объектын төзекләндерү планлаштырыла. 2019 елның 24 августына барлык 54 объектта да эшләр башланган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10