ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәскәүдә Татарстан җитәкчелеге исеменнән Мәңгелек утка чәчәкләр куелды

24 август 2019, 10:00 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәүдә Татарстан җитәкчелеге исеменнән Мәңгелек утка чәчәкләр куелды Александров бакчасында Билгесез Солдат каберенә һәм герой-шәһәр Сталинград Истәлекле билгесенә чәчәкләр салу тантанасы булып узды.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Мәскәүнең Александров бакчасында Билгесез Солдат каберенә һәм герой-шәһәр Сталинград Истәлекле билгесенә чәчәкләр салу тантанасы булып узды. Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән Мәңгелек утка чәчәкләр куелды. Бу турыда Татарстаннның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада Бөтенроссия Ветераннар берлеге, Мәскәү шәһәр Ветераннар советы вәкилләре, Татарстан Вәкиллеге хезмәткәрләре, Офицерлар клубы әгъзалары, Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Чарада Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкиллеге җитәкчелегеннән Тулы вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Илдар Мөхәммәдьяров та катнашты.

Чараны Россия Оборона министрлыгы, Россия Хәрби фәннәр академиясе ярдәме белән «Сталинград чакыруы» Төбәкара патриотик иҗтимагый оешмасы оештырды.

  • 77 ел элек, 1942 елның 23 августында, Гитлер авиациясе Сталинградка һөҗүм иткән. Бу көнне немец-фашист бомбардировщиклары Сталинградны шәһәр буларак юкка чыгарган. 200 меңнән артык кеше һәм качаклар хәрабәләр астында калган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10