ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә Хәйдәр Бигичев истәлегенә концерт оештырыла

24 август 2019, 09:44 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Мәскәүдә Хәйдәр Бигичев истәлегенә концерт оештырыла Программада җырчы репертуарыннан арияләр һәм җырларны татар һәм башкорт эстардасының танылган җырчылары башкарачак.
(Казан, 24 август, "Татар-информ"). 9 ноябрь көнне Мәскәүнең "Космос" концертлар залында Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган концертта җырчының танылган җырлары яңгыраячак. Бу хакта социаль челтәрдәге "Без Сергач якларыннан" төркеме хәбәр итә. 
 
Хәйдәр Бигичев (1949- 1998) истәлегенә багышланган чараның режиссеры һәм алып баручысы - Илдар Кыямов. 
 
Программада җырчы репертуарыннан арияләр һәм җырларны татар һәм башкорт эстардасының танылган җырчылары башкарачак. Шулай ук кичәгә,  махсус кунак буларак, Хәйдәр Бигичевның хатыны Зөһрә Сәхәбиева һәм сеңлесе Халидә Бигичева килүе көтелә. 
 
  • Хәйдәр Бигичев 1949 елның 16 июнендә Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында күп балалы гаиләдә туган. Әтисе комбайнчы, әнисе колхозчы булган. Армиядән соң Мәскәүдә заводта эшләгән, соңрак Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укыган.1977-1998 елларда М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1984 ел) иясе. 1998 елның 13 ноябрендә вафат. 
  • Татарстанның Балтач районының бер урамында Хәйдәр Бигичев исеме бирелгән.Түбән Новгородның Ураз авылында аңа 2016 елда һәйкәл куелган. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10