ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә татар һәм башкорт геройлары клубы эшчәнлеге яңартылган

24 август 2019, 09:06

Әлегә клуб егермеләп геройны берләштергән.
(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Мәскәүдә эшләүче Татар Штабы оешмасы татар һәм башкорт геройлары клубы эшчәнлеген яңарткан. Бу хакта Штабның рәсми сайтында хәбәр ителә. 
 
Клубның беренче утырышы узган. Әлегә ул 20ләп  Россия һәм Хезмәт Геройларын берләштерә. 
 
Клубның төп эшчәнлеге үсеп килүче буында ватанпәрвәрлекне тәрбияләүгә юнәлдереләчәк. Шул максаттан, Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге белем бирү учреждениеләрендә һәм мәктәпләрдә очрашулар уздыру планлаштырыла. 
 
Мондый клубның аналогын дәүләт эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое Тәлгать Закир улы Хурамшин (1932-2019) җитәкләгән булган. Ул Россиядә Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырлган иде, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10