ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әлки районында 249 балага уку кирәк-яраклары тутырылган букча тапшырдылар

24 август 2019, 08:00

Әлки районында 249 балага уку кирәк-яраклары тутырылган букча тапшырдылар Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 25 укучы Хәйруллин Хәйрия фондыннан спорт костюмнарына ия булды.

(Әлки, 24 август, "Татар-информ", Әлки хәбәрләре"). Әлки районында бүген “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында 249 балага уку әсбаплары тулы букча, ә 25 укучыга спорт костюмнары тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел районда 193 малай һәм кыз тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Аларны сәхнәгә чакырып, изге теләкләр белән район башлыгы Александр Никошин мәктәп букчалары бүләк итте.

“Алексеевскдорстрой” җәмгыяте җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе Фоат Вәлиев, “Мостовик” ҖЧҖ директоры Рөстәм Вәлиев исеменнән дә “беренчеләргә” матур бизәкле букчалар тапшырылды. “Хузангай” җәмгыятеннән балаларга мәктәп кирәк-яраклары һәм сумкаларны әлеге хуҗалык вәкиле Иван Кудряшов тапшырды.

Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 25 укучы исә Хәйруллин Хәйрия фондыннан спорт костюмнарына ия булды.

Күп балалы, аз керемле гаиләләрдән 56 бала шулай ук мәктәп портфельләре алды. Алар өчен бу бүләкне район оешма-предприятиеләре әзерләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10