ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакайда беренче сыйныфка керүче балаларга букчалар тапшырдылар

24 август 2019, 05:00

Азнакайда беренче сыйныфка керүче балаларга букчалар тапшырдылар Балалар төрле кызыклы уеннарда катнашып, табышмаклар чишеп кинәнделәр.

(Азнакай, 24 август, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Азнакай Мәдәни үзәгенең иҗат коллективы быел беренчегә барачак малай-кызларга букчалар тапшыру тантанасында катнашты. Бу турыда район бамасы хәбәр итә.

Булачак укучылар бәйрәмгә әти-әниләре, әби-бабайлары, эне-абыйлары, апа-сеңелләре белән бергәләп килде. Аларны белем дөньясына аяк басулары белән котлап, "ТаграС-РемСервис"ның профком рәисе Рамиль Солтангиров котлады.

Кнопа һәм аның дуслары Вовка белән Лизка малай-кызларга букчага ни тутырырга кирәклеген өйрәтте. Төрле кызыклы уеннарда катнашып, табышмаклар чишеп кинәнделәр. Мәдәни үзәкнең иҗат коллективы әнә шулай зур бәйрәм ясады аларга. Ул бию флешмобы белән, күңелләргә дәрт, тәннәргә көч өстәп тәмамланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10