ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Түбән Камада алкалы хоккей буенча халыкара турнир ачыла

24 август 2019, 09:00

Түбән Камада алкалы хоккей буенча халыкара турнир ачыла Америкалылар Россия башкаласына килеп җиткән.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). 25-29 август көннәрендә Түбән Камада 2002-2003 елгы спортчылар арасында алкалы хоккей буенча халыкара турнир узачак. Турнир Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ярышта барлыгы 6 команда: “Нефтехимик” (Түбән Кама), “Esmark Stars” (Питтсбург, АКШ), “Салават Юлаев” (Уфа), “Металлург” (Магнитогорск), “Нефтяник” (Әлмәт) һәм “Авангард” (Омск) командалары катнаша. Америкалылар Россия башкаласына килеп җиткән.

Беренче матч - 25 августта. Бу көнне ачылыш тантанасы 18.30 сәгатькә билгеләнгән. 19.00 сәгатьтә "Нефтехимик" һәм "Esmark Stars"командалары арасында уен башлана.

Шул ук көнне бераз алданрак түбәндәге матчлар узачак:

13.15-15.30 сәгатьтә - “Нефтяник" (Әлмәт) – “Авангард" (Омск);

16.00-18.15 сәгатьтә - "Салават Юлаев" (Уфа) - "Металлург" (Магнитогорск).

Уеннарны карау бушлай.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10