ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Питрәчтә мәгариф хезмәткәрләре конференциясе Сәрия Сабурская катнашында узды

24 август 2019, 00:00

Питрәчтә мәгариф хезмәткәрләре конференциясе Сәрия Сабурская катнашында узды Мәктәп укучылары нинди проектлар өстендә эшләүләре һәм аларны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сөйләде.

(Питрәч, 24 август, "Татар-информ", "Алга"). Питрәчтә мәгариф хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган август конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Жанетта Соркина катнашты.

Мәдәният йортының төп залына барышлый кунаклар Питрәч мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр кулы белән эшләнгән күргәзмә белән танышты.

Малайлар төзелеш, автомеханика, металл эшкәртү, кызлар кулинария, кием дизайны, флористика, чәчтараш сәнгатендә талантларын күрсәтте.

Мәктәп укучылары нинди проектлар өстендә эшләүләре һәм аларны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сөйләде.

Район башлыгы Жанетта Соркинаның игътибарын район демографиясе үсүгә юнәлтте, шуңа күрә балаларны урнаштыру мәсьәләсен әлегә ахырына кадәр хәл итеп бетереп булмый. Ул бу проблеманы алга таба республика мәгариф программаларын формалаштырганда исәпкә алуны сорады.

Утырыш ахырында Илһам Кашапов педагогларның җаваплы хезмәте, мәгариф өлкәсендә аларның югары дәрәҗәсе нәтиҗәсендә быел бары уңай динамика гына күзәтелер дип ышануын белдерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10