ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

«Бигеш» аэропорты самолет тоткарлану сәбәбен аңлатты

23 август 2019, 21:09

«Аэрофлот» авиакомпаниясе самолеты «Бигеш» аэропортыннан Шереметьевога 17 сәгать 20 минутта очарга тиеш иде.

(Чаллы, 23 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). «Бигеш» аэропортында самолетта гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпле, рейс туктатылган, дигән хәбәр дөрес булмаган. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кайсыбер матбугат чаралары, салонда янган ис чыгу сәбәпле, самолет пассажирларын борттан чыгарганнар, дип хәбәр иткән иде.  Аэропортның матбугат хезмәте шул хакта аңлатма бирде.

17 сәгать 20 минутта «Бигеш»тән Шереметьево юнәлешендә очарга тиешле «Аэрофлот» авиакомпаниясе самолеты хәтта урыныннан да кузгалмаган, дип хәбәр итә ведомство. Экипаж пассажирлардан терминалга әйләнеп кайтуларын сораган. Алар анда резерв самолет көтә. Ул күрсәтелгән маршрут буенча 23.00 сәгатьтә китәчәк.

Самолет экипажы пассажирларны төшерүне техник сәбәпләр аркасында дип аңлатты. Аэропортның матбугат хезмәтендә рейсны тоткарлау өчен нинди сәбәпләр булганлыгын хәбәр итмәделәр.

«Андый мәгълүматыбыз юк», - диделәр. Шунда ук: «Бездә техник хезмәт күрсәтү станциясе юк. Шуңа күрә бу хәлнең сәбәпләрен җентекләп ачыкларга мөмкинлек юк. Нәтиҗәдә, кешеләргә бик озак көтәргә туры килмәсен өчен, пассажирларны ташу өчен башка самолетны кулланылачак», - дип аңлаттылар аэропортта.

«Бигеш» аэропортында әлеге рейс пассажирларын ашатканнар. «Аларның биредә төн куну ихтималы бик аз», -   диделәр матбугат хезмәтендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10