ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Голикова һәм Миңнеханов WorldSkills илләре министрлары саммиты утырышында булды

23 август 2019, 20:10 , Фото: tatarstan.ru

Голикова һәм Миңнеханов WorldSkills илләре министрлары саммиты утырышында булды Чарага РФ Мәгариф министры Ольга Васильева, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, РФ Фән һәм югары белем министры Михаил Котюков килде.

(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә WorldSkills International әгъза-илләре министрлары саммиты утырышы узды. Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада шулай ук РФ Мәгариф министры Ольга Васильева, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин һәм РФ Фән һәм югары белем министры Михаил Котюков та катнашты.

Татьяна Голикова билгеләп үткәнчә, Министрлар саммиты – Казандагы WorldSkills дөнья чемпионатының эшлекле программасының төп вакыйгаларыннан берсе. «Ышанам, WorldSkills хәрәкәтенең һәм мәгариф системасын җитәкләүче дәүләт хакимияте органнарының уртак эше гаять зур потенциалга ия», - диде РФ вице-премьеры.

Рөстәм Миңнеханов барлык дәүләтләр вәкилләренә WorldSkills чараларында шәхсән катнашкан өчен рәхмәт әйтте. «Безнең максатыбыз бер – яшьләрнең потенциалын мөмкин кадәр ачу һәм аларның үз көчләренә һәм уңышлы киләчәкләренә ышанычларын арттыру. Казандагы дөнья чемпионаты зур бәйрәм һәм истә калырлык вакыйга гына түгел, ә бөтен дөнья яшьләренең һөнәри осталыкта юлын табуда ярдәм булачак», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – барлык дәрәҗәләрдә дә квалификацияле кадрлар әзерләү, һәм иң беренче чиратта, эшче һөнәрләреннән. Россия Федерациясенең инвестицияләр кертерлек һәм инновацион үсешкә омтылучы субъектларыннан берсе буларак, Татарстан заманча югары технологияле эш урыннары булдырырга омтыла, диде ТР Президенты.

«Без яңа җитештерүләр ачу буенча яшьләр бизнесына һәм стартапларына ярдәм күрсәтәбез. Республиканың юнәлешле мәгариф учреждениеләре базасында әйдәүче эш бирүчеләр белән бергә эшче кадрлар әзерләү буенча 37 заманча ресурс үзәге булдырылды. 2020 елда аларның саны 41гә җиткереләчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10