ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Чечняда ачылган «Мөселманнар горурлыгы» мәчете Европада иң зуры булып санала

23 август 2019, 19:38

Чечняда ачылган «Мөселманнар горурлыгы» мәчете Европада иң зуры булып санала
 Мәчетне ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Бүген Чечня Республикасында Шәле шәһәрендә «Мөселманнар горурлыгы» мәчете ачылды. Ул Европада иң зур мәчет булып санала.  Мәчет бер үк вакытта 30 меңгә кадәр мөселманны кабул итә ала. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйров чакыруы буенча Чечня Республикасына эшлекле сәфәр кылды. Ул Чечен Республикасының Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт Кадыйровның тууына 68 ел тулуга багышланган чараларда катнашу өчен килде. 

«Ак мәрмәр мәчет бинасын 63әр метрлы дүрт манара һәм 40 метрдан биегрәк үзәк гөмбәз бизи. Территориядә көнчыгыш стилендәге 12 фонтан һәм мәрмәр беседкалар төзелгән, анда намаз алдыннан юыну мөмкинлеге бар. Мәчет шәһәр үзәгендә 5 гектардан артыграк мәйданны били», — диелгән хәбәрдә.

Шулай ук Татарстан мөфтие Татарстан Диния нәзарәтенең Хәнәфи мәзһәбе традицияләрен торгызу һәм ныгыту өлкәсендә уртак эшчәнлекне үстерү буенча стратегик партнеры — Үзбәкстан мөселманнары идарәсе башлыгы Усмонхон Алимов белән очрашты.

Алимов Камил хәзрәткә Үзбәкстанда Коръән бастыру эшендә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Китап 10 мең данә тираж белән Төркиядә нәшер ителгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10