ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Производстволарда имгәнүчеләр WorldSkillsта яңа һөнәрләр белән таныша

23 август 2019, 18:04 , Фото: Владимир Васильев

Производстволарда имгәнүчеләр WorldSkillsта яңа һөнәрләр белән таныша "Ворлдскиллс - производствода зыян күргән кешегә заманча технологияләр белән танышу өчен яхшы мөмкинлек", - ди Павел Лоханов.

(Казан, 23 август, «Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген  "Казан-Экспо" үзәгендә WorldSkills чемпионатында производстволарда имгәнгән кешеләр өчен махсус экскурсия үткәрелә. Волонтерлар аларга төрле компетенцияләр мәйданчыкларын күрсәтеп, кемнең нинди ярышта катнашканы турында сөйлиләр.

Бәхетсезлек очракларында имгәнгән сигез кеше арасында коляскадагы инвалидлар да бар. "Төбәк иминиятләштерү фондының төп функциясе - зыян күрүчеләрне тулы канлы тормышка кайтару. Комплекслы реабилитация медицина, социаль һәм профессиональ реабилитация этапларыннан тора", - дип сөйләде РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Павел Лоханов "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Медицина юнәлешендә сәламәтлекне тергезү чаралары башкарылса, социаль адаптациядә кешенең югалган социаль элемтәләрен, үз-үзенә ышанычын кире кайтару, һөнәри реабилитациядә аны профессиональ эшчәнлеккә кайтару, башка һөнәр үзләштерергә булышу күзаллана. Бу нисбәттән Хезмәт министрлыгы белән эш үткәрелә.

"Ворлдскиллс - производствода зыян күргән кешегә хезмәт базарында соңгы заманча технологияләр белән танышу өчен яхшы мөмкинлек. Тормышта янә үзләрен табарга булышу", - диде Павел Лоханов. Ул соңгы дүрт елда республикада производстволарда имгәнү белән бәйле 605 очрак булганын әйтте. Шуның 471е һөнәри эшчәнлеккә кайткан. Татарстанда производствода имгәнгән 11 мең кеше исәпләнә.

Мондый чара беренче тапкыр оештырыла. Имгәнгән кешеләргә веб-технологияләр, матбугатта басма технологияләр, балчыктан савыт ясау, җиңел автомобильләрне ремонтлау, эретеп ябыштыру, штукатур технологияләр, флористика, график дизайн, медицина һәм социаль тәрбия кебек компетенцияләрне күрсәтәләр. Кайберләрендә мастер-класслар үткәрелә.

Рамил Хәмидуллин Казан силикат заводында крановщик булып эшләгән. Аңа 41 яшь. 2017 елда бәхетсезлек очрагы була. "Аягым кран астында калып имгәндем. Иске 1968 елгы кран иде. Ул ватылды да, мин электрик чакырдым. Ул килеп карый башлагач, башка кранга күчтек. Шуннан, эшләп бетердеме икән, дип килеп караган идем, электрик миңа кранны кабызырга кушты. Хәрәкәтләнер дип белмәдем, кран килеп төште", - дип сөйләде.

Рамил Хәмидуллин "Татар-информ" хәбәрчесенә ике операция кичергәнен, аягын ампутацияләгәннәрен, аннары реабилитация узганда санаторийда дәваланганын сөйләде. "Монда компетенцияләрне карап чыгам да, аннары берәр нәрсә сайлармын. Мин һөнәрем буенча сварщик, бәлки, шул юнәлештә булыр. Берәр утырып эшли торган эш килеп чыгар, бәлки", - диде.

Нияз Хөсәенов Югары Осланнан килгән. "Бер ел элек июньдә юл төзелешендә эшләгәндә юл-транспорт һәлакәтенә эләктем. Юлдан узып баручы машина зур тизлек белән безнең колоннага килеп керде. Шактый имгәндем, аякларым, кабыргалар сынды, баш мие имгәнде. Бу миңа һөнәри карьерамны дәвам итәргә комачаулады", - диде.

Ул дәвалангач, медицина тикшерүе узган, ләкин табиблар эшен дәвам итәргә ярамый дип әйткәннәр. Вазифасыннан китәргә мәҗбүр булган. Санатор-курорт учреждениесендә тернәкләнү курсы узган. "Хәзер карап йөрим, әле нәрсәдер сайладым дип әйтә алмыйм", - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10