ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чирмешәндә август киңәшмәсендә белем сыйфаты турында сөйләштеләр

23 август 2019, 23:00 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешәндә август киңәшмәсендә белем сыйфаты турында сөйләштеләр Мәгариф хезмәткәрләренең традицион конференциясендә бердәм дәүләт имтиханнары темасы көнүзәк мәсьәлә булды.

(Чирмешән, 23 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә бердәм дәүләт имтиханнары темасы көнүзәк мәсьәлә булды. Шулай ук белем сыйфаты турында да сөйләштеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конференциядә чыгыш ясап, район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова узган уку елына йомгак ясады. Бүген районда 46 мәгариф оешмасы: 26 мәктәп һәм 19 балалар бакчасы исәпләнә. Мәктәпләрдә 2191 укучы белем ала, мәктәпкәчә учреждениеләрдә 755 бала тәрбияләнә.

Яңа уку елында беренче класска 202 бала килүе көтелә.

Казаннан килгән кунак, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе начальнигы Лилия Әхмәтҗанова да район мөгалимнәрен белем бирүнең сыйфатын үстерү өстендә яхшырак эшләргә өндәде.

Конференциядә катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да әлеге проблеманы читләтеп узмады.

"Районда белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзибез, искеләрен ремонтлыйбыз, җиһазлар белән тәэмин итәбез. Районның педагогик коллективы да яхшы, арагызда үз эшләрен яратып башкаручы укытучылар бик күп. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Әмма тагын да күбрәк тырышырга, күбрәк хезмәт куярга кирәк", - диде район җитәкчесе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10