ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда томан көтелә

23 август 2019, 18:22

Шимбә көнне республикада һава температурасы 20-25 градус җылы булачак.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). 24 августта төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, атна ахырына Татарстанда эсселек кимиячәк. 24 августта, шимбә көнне, һава температурасы 20-25 градус булачак.

Шулай ук Россиянең Европа өлешендә яшәүчеләргә сентябрьдә әбиләр чуагы вәгъдә итәләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10