ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Буа театры репертуарын лаборатория аша туплый

23 август 2019, 18:43 , Фото: Абдул Фархан

Буа театры репертуарын лаборатория аша туплый “Буа талиясе” театр лабораториясендә быел дүрт эскиз әзерләнде.

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры “Буа талиясе” театр лабораториясе аша үзенең яңа репертуарын туплый. Бу хакта Буа театры директоры Раил Садриев әйтте.

“Буа талиясе” театр лабораториясе Буада өченче ел рәттән үткәрелә. Лаборатория үткәрүнең традицион вакыты – август ае. Эскизлар ел дәвамында спектакль буларак үстерелә. Лаборатория кураторларының берсе Нияз Игъламов әйтүенчә, Буа театры лаборатория спектакльләренең бик күбесен спектакль буларак үстерә.

  • Эскиз аша сәхнәләштерелгән спектакльләрнең Россия күләмендә уңыш казанганнары да бар. Тимур Кулов куйган “Концлагерьчылар” һәм Егор Чернышов куйган “Абага” бөтенроссия һәм халыкара фестивальләрдә уңыш казанды.

“Буа талиясе” театр лабораториясендә быел дүрт эскиз әзерләнде. Болар - Александр Вампиловның “Старший сын”, А.П.Чеховның “Тәкъдим”, Эжен Ионесконың “Лысая певица” һәм Кәрим Тинчуринның “Американ” әсәрләре. Сайланган пьесалар барысы да комедия жанрында.

Буа театрында А.П.Чеховның “Тәкъдим” пьесасы буенча эскизны татар милләтле актер Камил Тукаев куйды. Сәхнә әсәрендә Айгөл Сәгыева, Илфир Солтанов һәм театр директоры Раил Садриев үзе дә катнаша. Бу эскиз лабораториягә чакырылган экспертлар тарафыннан иң уңай бәяләнгән эскизларның берсе иде.

Раил Садриев “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Камил Тукаев белән хезмәттәшлек турында сөйләшүләр баруын әйтә. Әлеге эскиз нигезендә спектакль куелачак. Башка эскизларның да спектакль буларак үстерелүе мөмкин. Буа театры репертуарында “Американ” комедиясен дә булдырырга тели.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10