ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанда туй оештыручылар өчен үрнәк булган спектакльне Казанда күрсәтәләр

23 август 2019, 17:34 , Фото: Султан Исхаков

Башкортстанда туй оештыручылар өчен үрнәк булган спектакльне Казанда күрсәтәләр 16 сентябрьдә Г.Камал театры сәхнәсендә Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры “Башкорт туе”н күрсәтәчәк.

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Марат Ишкилдин). Казанның Г.Камал театры сәхнәсендә “Башкорт туе”н күрсәтәчәкләр.  Спектакль башкорт туен үткәрү үзенчәлекләренең энциклопедиясенә әверелгән.  Бу турыда “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында театрның сәнгать җитәкчесе Мөсалим Күлбаев сөйләде.

16 сентябрьдә Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры гастрольләре узачак.

Мөхәммәтша Бурангулов әсәре буенча куелган романтик драма Юлдыбай белән Гөлзифаның саф мәхәббәт тарихын сөйли. Спектакль барышында тамашачылар төрле туй йолаларын һәм гореф-гадәтләрен күрә алачак.

«Спектакльдә туй йоласы күрсәтелде һәм үтәлде. Анда ничек итеп кәләшне киендерүләре, кияүгә бирүләре, кәләш елавы күрсәтелде. Хәзер элеккеге чорга әйләнеп кайту һәм традицион туйлар ясау рухы туды. Шуңа да никахлашуны оештыручылар еш кына спектакльгә килә», — диде драма артисты Аида Күлбаева.

"Башкорт туе" спектакленең декорацияләре бик бай, һәм иң мөһиме - анда костюмнар искиткеч ", - диде сәнгать җитәкчесе Мөсәлим Күлбаев.

Персонажларның костюмнары детальләре тарихи яктан дөрес итеп торгызыла һәм традициягә туры китереп эшләнә. Кайбер детальләре 3D-принтер ярдәмендә ясалган.

Башкорт театры гастрольләре Башкортстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10