ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ялларда Казан паркларындагы мәдәни чаралар WorldSkills вакыйгасына багышлана

23 август 2019, 16:17

Кунакларны "Тәмле Казан" фестивале, Горки-Әмәт урманы, Горький ял паркы, Кабан күле яр буе, Бауман урамы һәм Казан Кремлендә кызыклы программа көтә.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). «Казан Экспо» Күргәзмә үзәгендә 22-27 августта һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионаты ярышлары уздырылу уңаеннан, ял көннәрендә шәһәрдә күп кенә мәдәни чаралар оештырылачак, дип хәбәр итә Казан хакимияте матбугат хезмәте.

24-25 августта көндезге сәгать 12дә алтынчы тапкыр «Тәмле Казан» гастрономия фестивале башланачак. Ул «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта булачак һәм анда Россия шәһәрләреннән 70тән артык ресторан, кафелар үз тәм-томнарын тәкъдим итәчәк. Фестиваль узганда якындагы Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

24-25 августта Казанның Горки-Әмәт урманында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә барган вакыйгалардан турыдан-туры трансляция алып барылачак. Анда конкурслар, шулай ук диджей чыгышы булачак. Төрле мәйданчыкларда сувенирлар сәүдәсе, остаханәләр урнашачак.

Башкаланың Горький ял паркында да ике ял көне дәвамында күңел ачу программасы, мастер-класслар, WorldSkills остаханәләре оештырылачак. Шәһәр халкы өчен шулай ук фуд-маркет эшләячәк, ә 16.00 сәгатьтән алар «Ачык кухня» проекты кысаларында кулинария мастер-классларында катнаша алачак. 17.00 сәгатьтән биредә кичке программа башлана. 

Шәһәр үзәгендәге Кабан күле яр буенда ял көннәрендә «Смена» китап сәүдәсе һәм лекторийлары барачак, К.Тинчурин театры артистлары һәм «Угол» иҗат лабораториясе кунакларга спектакльләр күрсәтәчәк. Шимбә көнне биредә экскурсияләр, концертлар, кино күрсәтү булачак. Якшәмбе көнне татар биюләре буенча «Татар биюе» мастер-классында катнашып, Г.Камал театры артистлары куйган шигъри кичәне тамаша кылып булачак. Шулай ук Зөлфия Камалова концерты көтелә.

Ял көннәрендә Бауман урамы бию перфоманслары, концертлар һәм мастер-класслар мохитенә чумачак.

24-25 август көннәрендә 18.00 сәгатьтән Kremlin Confederation of Art фестивале башлана. Ул «Казан Кремле» музей-тыюлыгында уза. Шимбә көнне программа – классик музыкага, ә якшәмбе хәзерге заман яшьләр коллективлары иҗатына багышлана.

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә үткәрелә торган дөнья чемпионаты ярышларын теләге булган һәркем карый ала. Моның өчен бушлай чакыру билетын worldskills2019.com рәсми сайтында теркәлеп, кәгазьгә чыгарып алырга кирәк. 12 яшькә кадәрге балаларны бары тик өлкәннәр белән бергә генә кертәләр. "Казан Экспо"га махсус автобусларда барып җитәргә мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10