ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Туризм комитеты рәисе татар этник туризм объектларына бәя бирде

23 август 2019, 15:58 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Туризм комитеты рәисе татар этник туризм объектларына бәя бирде Сергей Иванов фикеренчә, Татарстанда иң билгеле татар этник объектлары Биектау районы Ямаширмә һәм Яшел Үзән районы Исәк авылларында урнашкан.

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). ТР Туризм буенча комитеты рәисе Сергей Иванов “Казан Экспо”дагы матбугат конференциясендә татар этник туризм объектларына бәясен бирде.

Иванов беренче чиратта Биектау районы Ямаширмә авылындагы фермер хуҗалыгы – “Татар страусы” атамасы белән танылган объектны атады.

“Анда тимердән төрле эшләнмәләр ясап карарга була. Авыл хуҗалыгындагы терлекчелек һәм үсемлекчелекнең барлык төрләре дә тәкъдим ителгән. Теләгән кешеләр кунып та кала ала”, - диде Иванов. “Бу иң билгеле этник маршрут”, - диде ул.

Икенче объект дип Сергей Иванов Яшел Үзән районы Исәк авылы янында урнашкан “Татар авылы”н атады. Туризм комитеты рәисе туристларны кызыксындырырлык объектлардан аерым җил тегермәнен һәм бу объектта тәкъдим ителә торган Шырдан катыгын атады.

Бу объектлар икесе дә туризм маршрутларына кертелгән, диде Иванов. “Без барлык бу маршрутларга да ярдәм итәбез, теләктәшлек күрсәтәбез”, - диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10