ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкалада кунакханәләр туристлар белән 95 процентка диярлек тулган

23 август 2019, 15:45 , Фото: архив

Башкалада кунакханәләр туристлар белән 95 процентка диярлек тулган Татарстанның Туризм комитеты рәисе җәй көне бу кадәр туристлар киләчәге фаразланмаганын әйтте.

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). ВорлдСкиллс чемпионаты көннәрендә Казанда кунакханәләр туристлар белән якынча 95 процентка тулган. Бу хакта ТР туризм буенча комитеты рәисе Сергей Иванов “Казан Экспо”дагы матбугат конференциясендә әйтте.

“Бүгенгә кунакханәләр 95 процентка тулган. Аерым кунакханәләр 100 процент тулган”, - диде Иванов.

Сергей Иванов бу вакыйгадан кунакханә җитәкчеләренең бик шат булуын әйтте. “Билгеле, алар үзләре планлаштырган керемне ала, әле өстәмә чаралар да уздыралар – утырышлар, очрашулар. Мондый чаралар күбрәк кирәк, һәм елына берничә тапкыр дип әйтәләр”, - диде Иванов.

Туризм комитеты рәисе әйтүенчә, кунаклар чемпионатның аерым көннәрендә генә түгел, барлык көннәрендә дә бик күп. Иванов мисал итеп Шамов хастаханәсе бинасында урнашкан Kazan Palace by Tasigo кунакханәсен китерде. Анда ВорлдСкиллста катнашучы делегатлар урнашкан.

“Дөресен генә әйткәндә без бу вакыйгага шул дәрәҗәдә кызыксыну булыр дип көтмәгән идек. Билгеле инде, ярышларда катнашучы яшьләр килә. Әмма без күп сандагы делегацияләр, кунаклар, җанатарларның да килүен күзәтәбез”, - диде Иванов.

  • Эшче һөнәрләр буенча чемпионат 27 августка кадәр дәвам итә. Анда 63 илдән 1 300 кеше катнаша. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова чемпионатка килүчеләр 250 мең булыр дип фаразлавын әйтте. Бу Казандагы футбол буенча чемпионатка килгән кешеләр кадәр үк диярлек. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10