ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татьяна Ларионова ВорлдСкиллс җиңүчеләрен Болгарга алып барырга тәкъдим итә

23 август 2019, 15:51 , Фото: Татар-информ архивы

Татьяна Ларионова ВорлдСкиллс җиңүчеләрен Болгарга алып барырга тәкъдим итә Болгарда Лихтеншейн кенәзлеге делегациясе кунак булган инде.

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова ВорлдСкиллс чемпионатының җиңүчеләрен Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлегенә алып барырга тәкъдим итте. Бу хакта ул “Казан Экспо”да туризмны үстерүгә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Билгеле, чемпионатның кызган вакытында без зур делегацияләр көтмибез, әмма ул тәмамлангач килерләр дип уйлыйм. Болгарда һәм Зөя утрау-шәһәрлегендә, билгеле инде – Казан Кремлендә. Аеруча призерлар һәм җиңүчеләрне көтәбез”, - диде Татьяна Ларионова.

Татьяна Ларионова танылган кешеләрнең экскурсиясе туристларны җәлеп итүдә нәтиҗәсе зур булуын әйтте. Ул 2015 елгы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын мисал итеп китерде. Чемпионатка килгән Азия йөзү федерациясе президенты Халид Аль-Сабах Болгарга барган. Мондый кешеләр үз авторитетлары белән туристларның күбрәк килүенә тәэсир итә, диде Ларионова.

Чемпионат көннәрендә Болгарга барган тәүге чит ил делегациясе – Лихтеншейн кунаклары. “Алар бик канәгать калды, уңай фикерләр әйтте”, - диде Татьяна Ларионова. Кайбер делегацияләр Зөя утрау-шәһәрлеген караган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10