ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарстан кызы Зәринә Вилданова 2020 елда "Яңа дулкын" фестивалендә катнашачак

23 август 2019, 15:23

Кырымда “Яңа дулкын-2020” Халыкара конкурсы ярым финалына кастинг узды.

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). “Таврида-АРТ” иҗади оешмалар фестиваленең "Таврида Музыка" арт-кварталында Татарстаннан Зәринә Вильданова “Яңа дулкын-2020”гә үткән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан делегациясе җитәкчесе Нәфис Сираҗетдинов хәбәр итте.

Н.Сираҗетдинов фотосы

“21 августта Кырымда «Таврида Музыка» арт-кварталында “Яңа дулкын 2020” башкаручылар Халыкара конкурсы ярымфиналына кастинг узды. 190 катнашучы арасыннан киләсе елда конкурсның ярымфиналында катнашачак 10 кеше арасында Татарстаннан Зәринә Вилданова да бар”, - диде Нәфис Сираҗетдинов.

“Таврида-АРТ” фестивале мәдәни программасының төп өлеше 23-25 августта үтә. Бу көннәрдә фестиваль тамашачылар өчен ачык. Татарстаннан 65 кешелек делегация катнаша.

“Ике юнәлештә әзерлек үттек: делегация әзерлеге һәм республиканың күргәзмә стендын ясадык. Татарстаннан барлык 8 юнәлештән дә делегация тәкъдим ителде. Фестиваль ике юнәлештә эшчәнлек алып бара: иҗади мәйданчыкта мастер-класслар, белем бирү лекцияләре, икенче юнәлештә грант бәйгесе”, - диде Нәфис Сираҗетдинов.

Фестивальдә өч көн дәвамында бер мәйданда театр, әдәби фестивальләр, “Stand-Up Comedy” төне, рэп-баттллар, актуаль сәнгать территориясе, авиашоу, ачык кино күрсәтү, КВН фестивале, “Яшь Кырым музыкасы”, “Джаз Коктебель” фестивальләре, РФ субъектлары башлыклары тарафыннан оештырылган төбәкләр күргәзмәсе һәм башкалар булачак.

“Безнең яшьләр үзләренең проектларына грант алу өчен көрәшәчәк. Проектларын Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы белән карадык. Күргәзмәдә Татарстан татар ихатасы күрсәтә, монда милли стильдә бизәлгән агач бура тора. Татарстанның инновацияләр өлкәсендә үсешен дә күрсәттек. Мәйданда Сабан туе үткәрәбез, теләгән кеше катнаша ала”, - диде делегация җитәкчесе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10