ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә яшәү минимумы 11 185 сум күләмендә билгеләнде

23 август 2019, 15:28

Әлеге карарны РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарды.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумын җан башына 11 185 сум күләмендә билгеләде. Шул хактагы мәгълүмат норматив-хокукый актлар порталында дөнья күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«РФ Икътисади үсеш һәм Финанс министрлыклары белән килештереп, Россия Федерациясе буенча 2019 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумын җан башына - 11 мең 185, хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр өчен – 12 мең 130, пенсионерлар өчен – 9 мең 236, балалар өчен 11 мең 4 сум күләмендә билгеләргә», - диелә РФ хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Алексей Вовченко тарафыннан имзаланган боерыкта.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10