ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Раил Гатауллин Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп билгеләнде

23 август 2019, 14:57 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Раил Гатауллин Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп билгеләнде Раил Гатауллин – "Белем.ру" порталы җитәкчесе, программист, шигырьләр яза.

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Белем.ру» порталы җитәкчесе Раил Гатауллин Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп билгеләнде. Мәгълүматны Раил Гатауллин раслады.

«Мине Татарстан язучылар берлеге рәисенең гомуми эшләр буенча урынбасары итеп чакырдылар. Мөгаен әдәби проектлар белән эшләвемә игътибар ителгәндер. Кичә беренче әдәби чарабызны да уздырдык. Ул - Татарстан китап нәшрияты белән берлектә эшләнә торган «Әдәби марафон» проекты. Хәзер ул Татарстан Язучылар берлегендә уза. Кичә анда катнашкан 127 баланы бүләкләдек», - диде Раил Гатауллин.

Раил Гатауллин алга таба да кызыклы проектлар булачагын вәгъдә итә. Алда торган иң зур чара – Татарстан Язучылар берлегенең 85 еллык юбилее икәнен искәртеп узды.

  • Татарстан Язучылар берлеген драматург Данил Салихов җитәкли. Рәиснең беренче урынбасары – шагыйрь Рәмис Аймәт.
  • Раил Гатауллин – Кукмара районы егете, «Белем.ру» порталы җитәкчесе, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкарма директоры, программист, шигырьләр яза. Популяр социаль челтәрләрне татар теленә тәрҗемә итүчеләр төркеменең актив әгъзасы, күп кенә интернет-проектлар авторы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10