ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Worldskills конференциясендә хата кылып эшләүнең отышлыгы турында сөйләделәр

23 август 2019, 13:10 , Фото: Татар-информ архивы

Worldskills конференциясендә хата кылып эшләүнең отышлыгы турында сөйләделәр "Казан-Экспо"да WorldSkills конференциясе узды.

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Төрлечә эшләп караудан һәм хаталардан курыкмаган кешеләр генә ота. Рисклар буенча белгеч Нассим Николас Талеб шул фикердә. Бу хакта ул “Казан-Экспо”да Worldskills конференциясендә фикер алышу барышында әйтте.

“Иң яхшысы – төрлечә эшләп карау һәм хаталарны төзәтеп эшләү. Шул ысулдан кулланучылар ота”, - дип саный белгеч. Аның фикеренчә, бертөрле генә эш итүче химикларга караганда, төрле алымнардан файдаланучыларның эше уңышлырак. Ризыкны да төрле тәмләткечләр салып, төрле рецептлар буенча пешереп карап кына күңелгә хуш килгәнен сайлый алабыз, дигән фикердә ул.

Нассим Николас Талеб фикеренчә, лимон бирсәләр, аны лимонад ясалганчы сыгарга кирәк. “Беренче чиратта, ниндидер күнекмәгә өйрәнер өчен практика кирәк. Мин 42-43 яшьтә нишлисен белмәдем. Пенсиягә китүчеләр я теннис, я шахмат уйный. Ә мин профессор булдым”, - дип үз тәҗрибәсен сөйләде.

Нассим Николас Талеб тәгәрмәч уйлап табып, аны төрле урыннарда куллану тарихына да тукталды. “Тәгәрмәч күптән уйлап табылган, ләкин ничек куллануны озак уйлаганнар. Уенчык эткә дә куйган булганнар, ә чемоданга беркетеп булуны соңрак уйлап тапканнар. Пирамидаларны да тәгәрмәчле итеп төзергә башлары эшләмәгән”, - дигән фикерләрен җиткерде.

WorldSkills International президенты Саймон Бартли чемпионатны кабул итүче якка – Россия, Татарстан, Казан җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. “Трансформация өчен күнекмәләр темасына сөйләшәбез. Дискуссия өч аспектта уза. Күнекмәләрне тиз үзгәрүчән икътисадта куллану, җәмгыятьнең үсешен, планетаның тотрыклы киләчәген тәэмин итү, шуңа күрә "яшел" күнекмәләр дибез. Гел өйрәнү, уку турында сөйлибез”, - диде.

Саймон Бартли чемпионатта үзен үстерергә омтылган, күнекмәләрен тормышта кулланучы яшьләрне күрүебезне искәртте. “Безнең бурыч - аларга булдыра алганча ярдәм итү”, - диде. “Яшь профессионаллар” WorldSkills Russia берлеге директоры Роберт Уразов аның фикерен җөпләде. “Мәйданчыкларда без үз эше белән могҗизалар тудыручыларны күрәчәкбез. Моннан яңа белемнәр, элемтәләр белән китегез”, - дигән теләктә калды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10