ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә өлкән яшьтәгеләргә WorldSkills стандарты буенча һөнәри белем бирәчәкләр

23 август 2019, 13:20 , Фото: Салават Камалетдинов, Владимир Васильев

Россиядә өлкән яшьтәгеләргә WorldSkills стандарты буенча һөнәри белем бирәчәкләр 2023 елга Россиянең барлык төбәкләрендә дә аеруча кирәкле һөнәрләр буенча белем бирү программасы гамәлгә кертеләчәк.

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россиядә олы яшьтәге кешеләрне WorldSkills стандартлары буенча төрле эшче һөнәрләргә әзерләү программасы пәйда булачак. Бу хакта бүген “Казан-Экспо”да WoldSkills конференциясе пленар утырышында Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, WorldSkills чемпионатын оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова әйтте.

“Демография” илкүләм проектына өлкән яшьтәге кешеләргә киләчәк һөнәрләрен өйрәтү проекты керә. Без беренче тапкыр аларны ВорлдСкиллс стандартлары буенча әзерләүне күздә тотабыз. 2019 елда 25 мең белгечне укыту планлаштырыла. Без мондый әзерлекнең кирәклеген күрәбез. Якын елларда 150 мең олы яштәге белгеч ВорлдСкиллс программасы буенча әзерләнәчәк”, - диде Голикова.

Ул эшчеләрнең үз квалификациясенә туры килү проблемасы булганын искәртте. “Хәзер техник белем һәм күнекмәләр 2-5 ел эчендә искереп бара, шуңа күрә моңа әзер торырга кирәк”, - диде.

“2023 елга без Россиянең барлык төбәкләрендә аеруча кирәкле, перспектив юнәлешләр буенча һөнәри белем бирү программасын кертергә җыенабыз”, - дип белдерде Татьяна Голикова. 

Әлеге программа алты айга исәпләнгән. “Бу безгә кадрлар потенциалын формалаштырырга ярдәм итәчәк дип уйлыйбыз”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10