ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Татар-информ»да Мостай Кәрим театрының гастрольләре турында сөйләшәчәкләр

23 август 2019, 13:49

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Бүген, 23 августта, 14.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында 12нче катта Мостай Кәрим исемендәге Башкортстан Республикасы Милли яшьләр театрының Казанга гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының сәнгать җитәкчесе Мәсәлим Күлбаев, драма артисты Рәмзил Сәлмәнов һәм драма артисткасы Аида Күлбаева катнаша.

Шунысын да искәртик: Башкортстан Республикасының 100 еллыгын, Башкортстан Республикасының халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуны бәйрәм итү, шулай ук «Балалар һәм яшьләр өчен зур гастрольләр» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры 16-19 сентябрьдә Казанда алты спектакль тәкъдим итәчәк. Гастрольләр 16 сентябрьдә Г.Камал театры сәхнәсендә «Башкорт туе» спектакле белән башлана.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы, яки WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10