ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Армавир җитәкчелеге Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү өчен Казанга килде

23 август 2019, 12:19 , Фото: tatarstan.ru

Армавир җитәкчелеге Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү өчен Казанга килде Армавир – Краснодар краеның икътисади һәм сәнәгый яктан нык үскән шәһәрләреннән берсе.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Армавир шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Андрей Харченконы кабул итте. Очрашуда Татарстан һәм Краснодар крае арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яклар Краснодар крае һәм Татарстан Республикасы арасында 2012 елның гыйнварында имзаланган сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Берничә транспорт магистрале кисешкән җирдә урнашкан Армавир – Краснодар краеның икътисади һәм сәнәгый яктан нык үскән шәһәрләреннән берсе. Армавир территориясендә зур сәнәгать предприятиеләре уңышлы эшләп килә. Шәһәр тимер юллар өчен машина төзелеше буенча төп үзәкләр арасына керә.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10